Бүген – Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көнен нурлатлылар җәяүләп һәм велосипедларда йөреп билгеләп үттеләр. Мисал өчен, Г.Хөсәенов исемендәге һәм “Ледок” спорт мәктәпләре хезмәткәрләре, анда шөгыльләнүчеләр, шулай ук шәһәрлеләр аэропорт территориясенә велосипедларда килделәр. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган чара нурлатлыларның сәламәт яшәү рәвешенә чираттагы адымы булды.