“Мотолайф” һәм “Хәрәкәт иреге” клубы әгъзалары нурлатлыларга һәм шәһәребез кунакларына онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр. Өч класста - тау байкларында, квадроциклларда һәм внедорожникларда ярышлар көннең гаҗәеп вакыйгасы булды. Биредә нурлатлылар гына түгел, Самара өлкәсе, Аксубай районыннан да һәвәскәр спортчылар катнашты. Чара оешкан төстә үтте, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге концерт программасы оештырган, шәхси эшмәкәрләр сәүдә палаткалары урнаштырган, балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылган иде.