22-23 сентябрьдә Нурлат командасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының халыкның барлык категорияләре арасында үтүче җәйге фестивалендә катнаша. Чара Түбән Каманың “Чайка” ял базасында республиканың 38 командасы катнашында уза. Нурлат командасы составына 9дан алып 70 яшькә кадәрге 13 спорт сөюче кергән. Ике көн дәвамында аларга төрле сынауларны узарга туры киләчәк.