Нурлат шәһәре яшьгвардиячеләре бу юлы «Җиңү парады» проекты кысаларында “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре һәм Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Разия Садретдинова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Петрович Лебедев янында булдылар. “Яшь гвардия” активистлары Александр Петровичка сувенир бүләк тапшырдылар.