Нурлатлылар диспансерлаштыру уза

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Бүген Нурлат район үзәк хастаханәсе поликлиникасында халыкны диспансерлаштыру кысаларында Ачык ишекләр көне уза. Ял көннәрендә диспансерлаштыру узу – моны эш көннәрендә эшли алмаучылар өчен яхшы мөмкинлек. Пациентлар анкеталаштыру, антропометрия уздылар, анализлар тапшырыдлар, артериаль һәм күз басымын үлчәттеләр, электрокардиография, флюорография, маммография һәм башкаларны уздылар. Бу көнне 72 кеше үзләренең сәламәтлекләре торышын тикшертә алды. Биредә үк гриппка каршы прививка да ясатырга мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International