Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган ярминкәдә Нурлатның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре көзге яңа уңышның бар байлыгын тәкъдим иттеләр. Сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңа форматта уздырылды – товарларның киң ассортименты тәкъдим ителгән сәүдә рәтләреннән тыш, биредә концерт карарга, күргәзмәләр белән танышырга, балаларга аттракционнарда күңел ачу мөмкин булды. Биредә үк өлкән яшьтәгеләр өчен социаль такси эшләде, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Халыкара тынычлык көне кысаларында тасмалар өләштеләр.

Иртәдән ярминкәнең оештырылуы белән район һәм шәһәр башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре

озатуында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышып чыкты. Ул халык һәм җирле җитештерүчеләр белән аралашты, бәяләр белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International