Нурлат журналистлары Сабантуй үткәрде

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Кичә Нурлатның массакүләм-мәгълүмат чаралары коллективлары матбугат ветераннары белән берлектә Үрнәк чишмәсе янында “Медиа-Сабантуй” үткәрде. Сабантуй программасына “Күңелле стартлар”, Илназ Мөбарәкшин истәлегенә эстафета, “Оста куллар”, “Көзге уңыш” күргәзмәләре, бәйгеләр, конкурслар кергән иде. Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр һәм озакка җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International