Нурлат районының Фома мәктәбе укучылары республика бәйгесендә уңыш яулады

2018 елның 21 сентябре, җомга

Фома мәктәбе укучылары Зәринә Хисмәтова белән Инсаф Гыйрфановка “Газпром трансгаз Казан” “Ялкын” журналы белән берлектә үткәргән “Газ – яшәү чыганагы” дип аталган республика иҗади бәйгесе уңыш китерде. 2нче урынга лаек булган Зәринә бәйгедә укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина җитәкчелегендә – әкият, ә 3нче урынга чыккан Инсаф җитәкчесе Ралия Гыйрфанова белән берлектә әтисе турында инша белән катнашкан булган. Бүләкләү тантанасы чәршәмбе көнне “Газпром трансгаз Казан”да үткән, анда бәйге җиңүчеләре өчен музейга кызыклы сәяхәт тә оештырылган, ә соңыннан чәй өстәле артына чакырганнар.

Фома мәктәбе укучыларының тагы бер – “Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Тамчы-шоу”дагы уңышлы чыгышын нурлатлылар бу көннәрдә үзләре дә карый алачак. “ТНВ” каналында бүген 15.30да, ә якшәмбе көнне 9.15тә Фома мәктәбе укучылары катнашындагы тапшыру күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International