Нурлат районында кече һәм урта предприятиеләрдә 2809 кеше хезмәт куя, бу райондагы эшләүче халыкның 21,8 проценты. 2018 елның беренче
яртыеллыгында бер хезмәткәрнең уртача айлык хезәт хакы 19097 сум тәшкил иткән.
Бүгенге көндә районда 12135 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Крестьян-фермерлык хуҗалыкларының саны – 63, шуларның 48е – терлекчелек, 14е –үсемлекчелек, берсе кошчылык белән шөгыльләнә.