Өченче буын университеты кысаларындагы махсус курсларның 12шәр тыңлаучыдан торган ике төркеме өчен беренче уку көне узды инде. Чираттагы дәрестән соң беренче өй эшләре дә бирелә башлаячак. Дәресләр 3нче һәм 4нче шәһәр мәктәпләре базасында уза. Курслар тәмамланганнан соң барысы да уку программасын үзләштерү турында таныклыклар алачак.