Бүген эш визиты кысаларында Нурлатта ТР буенча эчке эшләр министры полициянең генерал-лейтенанты Артем Хохорин булып китте. Аның катнашында Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бүлекнең полиция полковнигы Владимир Александрович Елисеев җитәкләде. Личный состав һәм көч структуралары киңәшмәсендә катнашкан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Владимир Елисеевка яңа вазифада уңышлар теләде. Полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесе Хафиз Нургатин лаеклы ялга китте.