Бүген Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет әгъзалары белән традицион очрашу үткәрде. Биредә берничә сорау каралды. Мисал өчен, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Наталья Козлова кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башкалар турында мәгълүмат җиткерде. Биредә үк банк вәкилләре кече милек формасындагы предприятиеләр өчен эшләүче акцияләр турында сөйләделәр. Шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, мөмкинлектән файдаланып, очрашудан соң сорауларын бирә алдылар.