Нурлат районында төзелеш эшләре район башлыгының ныклы контролендә

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген республика программалары кысаларында алып барылган төзелеш һәм капиталь ремонт эшләренең барышы буенча үткән киңәшмәдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин игътибарын әлеге эшләрнең башкарылу срокларына һәм сыйфатларына юнәлтте.

Бүгенге көндә районда берничә социаль мөһим объектта төзелеш эшләре бара. Шәһәрдәге ЗАГС бинасындагы эшләрне тәмамлау – агымдагы елның декабренә, Урта Камышлыдагы модульле фельдшер-акушерлык пунктындагы эшләрне 30 сентябрьгә тәмамлау планлаштырылган. Алмаз Сәлимович әлеге объектларның мөһимлеген ассызыклап үтте, аларның территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрне дә исәпкә алырга кирәклеген билгеләде. Биредә үк район Мәдәният йортында, күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонт эшләренең барышы турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International