Нурлатта “Җәяүлеләр юлы” акциясе үтте

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Шәһәрнең “Әкият” балалар бакчасы һәм 4нче мәктәп арасындагы машина юлы аеруча җанлы.

Биредән көйләнелми торган җәяүлеләр кичүе аша көненә йөзләгән бала уза. Шуңа күрә ЮХИДИ бүлеге белән “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсы вәкилләренең чираттагы “Җәяүлеләр юлы” акциясен нәкъ менә әлеге участокта оештырулары очраклы булмады.

– Җәяүлеләр юлында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, үлем очракларын булдырмау аеруча актуаль, – дип белдерде полиция капитаны Петр Фадеев. – Акцияне без, 4нче мәктәп укучыларын да җәлеп итеп, балаларның һәм машина йөртүчеләрнең юлда үз-үзләрен тоту культураларын арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерү максатыннан үткәрдек.

Чарада 60лап 2нче сыйныф укучысы һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды әгъзалары катнашты. Алар өлкәннәр җитәкчелегендә җәяүлеләр юлы аша дөрес итеп чыгарга өйрәнделәр, машина йөртүчеләргә “Юлларда иминлек” дип аталган белешмәлекләр тараттылар, аларны юлларда сак булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International