Бу шимбә, 22 сентябрь көнне, Нурлатта көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.
Бу юлы ярминкә адресын үзгәртә – сәүдә рәтләре Карл Маркс урамы һәм Совет урамнары киселешендә (үзәк мәйдан янәшәсендә)
урнашачак. Сезонның беренче ярминкәсендә районның барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре продукциянең киң ассортименты белән катнашачак. Бу вакытта үзәк мәйданда концерт, балалар өчен күңел ачу уеннары оештырылачак. Оештыручылар барлык нурлатлыларны кышка запас туплап калырга, ә авыл халкын үз продукцияләре белән ярминкәдә катнашырга чакыралар.
Ярминкә иртәнге 7дән эшли башлый.