Бүген Нурлат гимназиясендә “Хезмәтне саклау” дип аталган профсоюз дәресе узды, аны 10 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме укытучысы Нина Авдушкина узыдырды. Ачык дәреснең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки 2018 ел Гомумроссия профсоюзы тарафыннан Хезмәтне саклау елы дип игълан ителде бит. Нурлат СПОсы рәисе Фәридә Сәгыйрова, СПОның хокукый инспекторы Гүзәл Гарипова, СПОның мәгълүмати эш буенча белгече Ольга Егорова һәм гимназиянең профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Хәмәдиева чараның кунаклары булдылар.