Бүген, 18 сентябрь көнне, Казанда “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева “Татарстан Республикасы массакүләм-мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара тематиканы иң яхшы яктырту” һәм “Татарстан Республикасы массакүләм-мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы тематиканы иң яхшы яктырту” бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаша.
“Нурлат-информ”ның “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы коллективы “Басма массакүләм-мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнсәбәтләрне яктыртучы иң яхшы басма” номинациясендә – 1нче, “Нурлат” телерадиокомпаниясе “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктыртуда иң яхшы телесюжет” номинациясендә икенче урынны яуладылар.