Нурлат сабыйлары Лев Толстой әсәрләрен кечкенәдән яратып укый

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча 2018нче ел республикабызда бөек язучы Лев Толстой елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан “Талым” балалар бакчасында да язучының тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле чаралар оештырылды. Уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә “Л.Н.Толстой әсәрләрен балалар бакчасыннан ук укыйбыз” дип аталган бердәм көн игълан ителде. Язучының тормыш юлы белән таныштыруда тәрбияче Ландыш Вәлиуллина әзерләгән компьютер презентациясен куллану мәгълүматның балалар хәтеренә сеңеп калуына ярдәм итте.

Ата-аналар да әлеге чараларда актив катнаштылар. Алар белән берлектә Л.Н.Толстой әсәрләре буенча әзерләнгән “Кечкенә китапчыклар” күргәзмәсе оештырылды.

Язучының әсәрләре белән танышканнан соң балалар үз фикерләрен белдерделәр, хәтта “Өч аю” әкиятен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Язучының әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карау да балалар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International