Нурлат районының урман тармагы хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте урман ресурсларын үстерүгә юнәлтелгән. Бу максаттан гына да урман хуҗалыгы агымдагы елның урман культуралары өчен 125 гектар җир әзерләгән. Авыл хуҗалыгы җирләрендә эрозиягә каршы урман үсентеләре булдырылган, ә басуларны саклау максатыннан сайлаулы санитар кисү 6,6 гектар тәшкил иткән.