Заманча техника – харвестерлар һәм форвардерлар – “Нурлат урманчылыгында” агач әзерләүдә күптән инде гадәти күренешкә әверелде. Биредә ике ел элек урман кисүчеләр агач әзерләүнең Скандинавия технологиясе белән 10 көнлек курсларда танышканнар иде. Ул чагында өйрәтү өчен Санкт-Петербургтан инструктор чакырылды, ул гамәли һәм теоретик дәресләр үткәреде. Агач әзерләүнең мондый төре нәтиҗәләрен бирә, дип билгеләп үттеләр Нурлат урман хуҗалыгында.