Нурлатлыларны салымнарны үзвакытында түләргә чакыралар

2018 елның 16 сентябре, якшәмбе

Физик затларга 2017 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнары буенча почта аша уведомлениеләр килә башлады. Алар буенча салымнарны 3 декабрьдән дә соңга калмыйча түләү зарур.

Бу җәһәттән газета укучыларыбызның сораулары да туган. “Конвертта салым квитанцияләренең адресанты Башкортостан дип күрсәтелә иде, быел Кемеровадан килгән. Берәр алдау түгелме икән бу?” – дип мөрәҗәгать итте безгә нурлатлы Нурсинә Ибраһимова.

– Быел салым уведомлениеләре, адресатларга үзвакытында барып ирешсен өчен, массакүләм рәвештә “Налог-сервис”ФКУсының төрле шәһәрләрдәге – Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү һәм башка филиалларының типографияләрендә бастырыла. Шуңа күрә гаҗәпләнергә кирәкми. Иң мөһиме, конвертта җибәрүченең “Налог-сервис” дип язылган булуы зарур, – дип аңлатма бирде Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова.

Салым корреспонденциясе этаплап сентябрь-октябрь айлары дәвамында юлланачак. “Салым түләүченең шәхси кабинеты” кулланучылары исә уведомлениене бары электрон рәвештә генә алачак.

– Салым уведомлениесенең гадәти почта аша үзвакытында килмәве төрле сәбәпләр белән бәйле: салым салына торган периодта исәпләүләр булмаса, яки аларның суммасы 100 сумнан артмаса, уведомление җибәрелми. Дөрес, хатларның юлда югалу очраклары да бар. Шуңа күрә җентеклерәк мәгълүмат алу өчен безнең инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Ләйсән Шамилевна. – Еш кына кешеләр теркәлү урыннары буенча яшәми һәм салым квитанцияләрен ала алмый. Бу хәлдән чыгуның иң гади юлы – салым службасы сайтында “Шәхси кабинет” ачу һәм безнең белән электрон рәвештә аралашу.

Быелгы салым кампаниясендә кайбер үзгәрешләр дә бар. Әйтик, 2017 елда лаеклы ялда булган физик затның җир участогының мәйданы 6 сутыйдан азрак булса, аңа салым салынмаячак. Шулай ук агымдагы елда 2016 һәм 2017 елларда салым агенты тарафыннан физик затларның керемнәреннән тотып калынмаган салым да квитанцияләрдә чагылыш табачак. Элегрәк салым түләүче гражданнарның бу категориясе 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырып, аны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International