Нурлатта ана капиталы сертификаты алучылар саны арта

2018 елның 16 сентябре, якшәмбе

Агымдагы елда Нурлат районында ана (гаилә) капиталына 147 сертификат бирелгән.

Торак шартларын яхшырту ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын файдалануның төп юнәлеше булып тора. Шул ук вакытта 39 гаилә сертификатны балаларының укуына юнәлткән. Икенче балалары 2018 елның 1 гыйнвареннан соң туган аз керемле 4 гаилә ай саен ана капиталы чараларыннан түләүләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International