Бөтендөнья чисталык көнендә игълан ителгән “Яшел Россия” экологик шимбәсе һәм “Сделаем!” акциясе кысаларында Халыклар дуслыгы йорты коллективы тирә-як территорияне төзекләндерү һәм тәртипкә китерүдә актив катнашты. Анда алар белән бергә җирлекара үзәк китапханәнең 2нче шәһәр филиалы хезмәткәрләре дә катнашты.