Татарстанда 2016 елдан “Өлкән гражданнар өчен гаилә” проекты тормышка ашырыла, ул өлкәннәрне гаиләгә алып тәрбияләүне күздә тота.
Проектта социаль хезмәтләрдән файдаланучы. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүче яки социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасында социаль хезмәтләргә мохтаҗ пенсионерлар катнаша ала.
Өкләннәрне карау вазифасын үз өсләренә алган гаиләләр өчен 4000нән 8000 сумга кадәр айлык түләү каралган.
Тулырак мәгълүматны “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2-92-03 номеры буенча алырга мөмкин.