Бүген, 15 сентябрьдә, нурлатлылар республикада Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан игълан ителгән генераль җыештыруга кушылды. “Илне генераль җыештыру”, “Яшел Россия” һәм башка акцияләр кысаларында шәһәр парклары, скверлары һәм урамнарында, авылларда өмәләр үтте. Мәсәлән, мәдәният хезмәткәрләре башта үзәк мәйданда эшләделәр, ә аннары Сәлимҗанов урамындагы скверга юнәлделәр. Алар чүп-чар, корыган үләннәрне җыештырдылар, территорияне тулысынча тәртипкә китерделәр.