Нурлатта “Хәрби туганлык” совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап чара үткәрде

2018 елның 14 сентябре, җомга

Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының республика иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга әзерләнә. Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәр Мәдәният сараенда чара үтте.

Әле фойеда ук сүзнең каһарманлык һәм батырлык турында барачагы аңлашылды: хәрби туганлыкның җыелма эзләнү отряды күргәзмә әзерләп, анда Совет Армиясе хәрбиләренең көнкүрешен чагылдырган предметлар, аларның киемнәрен, кирәк-яракларын, шулай ук Волгоград өлкәсе Паньшино авылындагы эзләнү экспедициясе вакытында табылган экспонатлар тәкъдим иткән иде.

– Әлеге экспонатларны без Сталинград сугышы барган урыннарда оештырылган казу эшләре вакытында таптык, – диде эзләнү отряды командиры Владислав Кузьмин. Сугышчының шәхси әйберләре белән бергә күкрәк кесәсеннән табып алынган кашык, сапер көрәкләре, каскалар, котелоклар, гильзалар... Соңрак шәһәр Мәдәният сараеның зур залында ул табылдыклар, казылма эшләренең ничек үтүе, сугышчыларның каһарманлыгы турында сөйләде.

Бу көнне мәктәп укучылары “Әфганстан – мәңгелек” кинофильмын һәм документаль роликлар карап та күп мәгълүмат алдылар.

– Мондый чаралар яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү ягыннан мөһим, – диде очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасының Ватанга, туган җиргә мәхәббәт кебек төшенчәләрне саклаудагы ролен билгеләп. – Тормышыбыздагы күп нәрсә аларга бәйләнгән.

Үз чиратында Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ришат Сафиуллин чараның әһәмиятенә тукталып, үсеп килүче буынга сугышлар, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга әзерлек турында сөйләде. Әфганстан җирендә, Чечен республикасындагы сугышларда катнашучыларның батырлыгы турында очрашуда күп сөйләнде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара иҗтимагый оешманың яңа әгъзаларына – таныклыклар, документлар җыюда, чара үткәрүдә ярдәм күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International