Бүген Яңа Иглайда яшәүче тыл ветераны Минсара Сәйфетдин кызы Сингатуллинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны юбилее белән районның социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева котлады һәм РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәтләр җиткерде.