Бүген Нурлат районы Советы сессиясендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы мәсьәлә каралды.
Район Советы адресына Флюра Ногмановадан лаеклы ялга китү сәбәпле вәкаләтләрен туктату турында гариза кергән. Шул сәбәпле, район башлыгы урынбасары вазифасына депутатлар Киекле авыл җирлегеннән депутат Ильяс Рифкать улы Әхмәтҗановны сайладылар. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Флюра Рәшитовнага район Советы депутатлары корпусы, “Бердәм Россия”нең район Советындагы фракциясе, Совет һәм башкарма комитет аппараты исеменнән рәхмәт белдереп, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален һәм Рәхмәт хаты тапшырды.