Нурлатта район башлыгы сайланды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Нурлатта район башлыгы итеп Алмаз Әхмәтшин сайланды. Бу хакта карар бүген, 14 сентябрьдә, район Советының XXVII сессиясендә кабул ителде.

Чарада ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов, Шамил Яһудин катнаштылар.

Район башлыгы вазифасына кандидатураны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков тәкъдим итте. Ул яңа җитәкче килү белән Нурлат районы потенциалы атыр,  аның социаль-икътисадый үсеше тагы да тизләнер дигән ышаныч белдерде. 

Утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Татарстан Республикасы Президентына һәм район Советының депутатлар корпусына югары ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International