Нурлатта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенә секретарь сайланды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген, 14 сентябрьдә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең XXVI конференциясе утырышы үтте. Анда Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаштылар. Көн тәртибендә өч сорау каралды. Конференция делегатлары Нурлат муниципаль районы башлыгы – Нурлат районы Советы рәисе вазифасына Алмаз Әхмәтшин кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре итеп Алмаз Сәлимович Әхмәтшин сайланды.

Секретарь вазифасына сайлануы белән Алмаз Сәлимовичны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котлады.

Конференциядә шулай ук сайлау кампаниясе йомгаклары каралды. Утырыш партиянең актив әгъзаларын Мактау грамоталары белән бүләкләү һәм партия билетлары тапшыру белән төгәлләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International