Нурлатта шәһәр башлыгы сайланды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген, 14 сентябрьдә, шәһәр Советының  чираттан тыш XXVII сессиясендә “Нурлат шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгын сайладылар.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов һәм ТР Президенты Аппараты вәкиле катнаштылар. Сессиядә депутатлар күптән түгел үткән сайлауларда шәһәр Советы депутаты итеп сайланган Алмаз Әхмәтшинны Нурлат шәһәре Советы рәисе һәм  шәһәр башлыгы итеп сайладылар. Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Алмаз Әхмәтшинны җаваплы һәм таләпчән идарәче, тәҗрибәле хуҗалык алып баручы итеп характерлады.

Яңа башлык закон нигезендә ант сүзләре әйтте, республика җитәкчелегенә, сайлаучыларга һәм депутатларга ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Нурлат җире хакына эшкә бөтен көчен куячагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International