10 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Нурлат районының Гостехнадзор бүлеге “Частник” профилактик операциясе үткәрә. Аның кысаларында оештырылачак рейдлар вакытында шәхси хуҗалар һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм таккычларының техник торышы тикшереләчәк, транспорт чараларын теркәү һәм экспулатацияләү кагыйдәләренең истә тотылуына, еллык техосмотрның үтәлүенә, техника белән идарә итүчеләрнең таныклыклары булуына аерым игътибар биреләчәк.