Бүген шәһәр Мәдәният сараенда идарәче компанияләрнең күпфатирлы йортлары белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары – ТР баш дәүләт торак инспекторы урынбасары Ирек Шәйдуллин һәм Чистай зона инспекциясе началтнигы Николай Зубков, идарәче компанияләр һәм ТСЖлар җитәкчеләре катнашты.