Бүген Нурлатта мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы президиумы утырышы үтте. Көн тәртибендә хезмәткә түләүнең яңа системасы, белем бирү оешмаларының биналар һәм корылмаларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гомуми тикшерү нәтиҗәләре хакныда сөйләштеләр. Шулай ук “Хезмәтне саклау – уртак кайгырту” профсоюз атналыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар да билгеләнде.