Нурлатның спорт ветераны “Нурлат-информ”нан бүләк алды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген безнең “Нурлат-информ”ыбызда “Дуслык” газетасы һәм Нурлат телевидениесенең  якын дусты Марат Сәетгәрәй улы Летфуллин кунак булды. Аңа “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева актив эшчәнлеге, һәрчак ярдәмгә әзер торуы, башлыча Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан сюжетлар әзерләгәндәге ярдәме өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты һәм символик бүләк тапшырды. Марат Сәетгәрәевич – Нурлатның мактаулы гражданины, спорт ветераны, районның футбол тарихын барлауга зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес, ул бүген дә актив эшчәнлек алып бара. Һәм аның истәлекләре – без, журналистлар өчен төрле темаларга мәкаләләр әзерләгәндә бәһасез хәзинә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International