Бүген район Советында Алмаз Әхмәтшин рәислегендә 2018 елда республика программаларына кертелгән объектларда эшләрнең барышына багышланган киңәшмә үтте. Анда подряд оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.
Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Гөлия Миннебаева эшләрнең барышы белән таныштырды. Киңәшмәдә объектларда эшләрнең барышын җентекләп карадылар, алга таба эшчәнлек буенча конкрет рекомендацияләр бирелде.