Нурлат нефтьчеләрен «Татнефть»нең һөнәри осталык конкурсында уңыш көткән

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

«Нурлатнефть» НГДУсы командасы Әлмәттә «Татнефть» буенча әйдәп баручы һөнәрләрдәге яшь хезмәткәрләр арасында үткән һөнәри осталык конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Әйтик, составында катлам басымын саклау буенча мастер Алексей Булатов, операторлар Евгений Гаршин һәм Руслан Моталлапов булган катлам басымын саклау буенча звено өченче урынга лаек булса, скажиналарга капиталь һәм җир асты ремонты буенча мастер Андрей Конов, операторлар Инзил Хөсәенов һәм Фәрхәт Садретдинов, күтәрткеч машинисты Рөстәм Фәйзуллиннан торган скважиналарга җир асты ремонты бригадасы тагы да югарырак күрсәткчеләргә ирешеп, пьедесталның икенче баскычына күтәрелә алды. Звено әгъзалары спорт велосипедларына, ә бригада әгъзалары телевизорларга ия булдылар, шулай ук нефтьчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International