Сентябрьдә компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәнергә теләк белдергән эшләмәүче пенсионерлар да парта артына утырачак. Җирле Пенсия фонды идарәсендә билгеләп үтүләренчә, нурлатлыларның заявкалары буенча 2 төркем булдырылган. Өченче буын университеты кысаларында дәресләр 3нче һәм 4нче шәһәр мәктәпләре базасында информатика укытучылары Алия Фәтхетдинова һәм Алинә Фазуллина җитәкчелегендә узачак.