Нурлат студентлары “Автосессия”дә катнашты

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Нурлатта тагы бер авто осталык бәйгесе үтте. “Автосессия-2018” конкурсы “С” категорияле машина йөрү таныклыгына ия булган

студентларны җыйды. Ярышларда катнашыр өчен 6 студент заявка биргән, аларга үз белем һәм күнекмәләрен бәйгенең өч этабында күрсәтергә кирәк булды. Нәтиҗәләр буенча өч катнашучы сайлап алынды, алар бер команда составында Нурлат районын бәйгенең республика этабында тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International