Нурлатлылар “ТАТМЕДИА” АЖдән бүләк ота

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

2018нче елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” АҖнең өч яки аннан күбрәк басмасына язылып,  “Әбунә өчен – телевизор” акциясендә катнашкан һәм аның  нәтиҗәләре буенча бүләккә ия булган татарстанлылар  арасында Фома урта мәктәбе укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина да бар. Ул бу юлы Нурлат районында “ТАТМЕДИА” АҖ басмаларына иң зур суммага язылучы буларак билгеләп үтелде, аңа бүләкләр җыелмасын  Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева тапшырды.  

Гөлүсә Дамировна өчен “Әбунә өчен – телевизор” акциясе яңа нәрсә түгел. Моңа кадәр дә аның бүләкләнүчеләр арасында булганы бар иде. Һәм бу гаҗәп тә түгел – педагоглар вакытлы матбугат чараларын электән актив яздырып һәм укып килде бит. 
–    Бу юлы да “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Ялкын” һәм үзебезнең район газетасы “Дуслык” ка язылган идем. Квитанцияләрнең күчермәләрен конкурста күрсәтелгән электрон адреска юлладым.  “ТАТМЕДИА”ның әбунәчеләрне шулай бүләкләр белән сөендерүе күңелле, – ди Гөлүсә Әһлиуллина. 
Әлбәттә, бүләкне тапшырганда инде район газетасына агымдагы – киләсе елның беренче яртыеллыгына әбунә темасына да кагылдык.
–    Район газетасына иң беренче булып язылабыз, – ди тугры әбунәчебез. – Безгә хат ташучы почта тартмасына газеталарны кичтән куя һәм мин гадәттә “Дуслык”ны  иртән эшкә барганда үзем белән алам һәм инде юлда ук барлык яңалыклар, хәбәрләр белән танышып барам. Шулай итеп, эш атнамның ике көне “Дуслык” белән башлана дисәм дә ярый. Гомумән, анда басылган барлык мәкаләләрне күзәтеп барам, авыл, мәктәп тормышына кагылганнарын җыеп куям, укучыларым белән бергәләшеп укыйбыз. Әти-әнием дә гомерләре буена район газетасын алдырып, укып бара. Алга таба бу традицияне балаларым да дәвам иттерер дип уйлыйм. 
Ә без әбунәчеләребезне газета-журналларга  язылырга һәм “ТАТМЕДИА” АҖ әбунәчеләр арасында оештыра торган  акциядә актив  катнашырга чакырабыз. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International