Кичә Салдакайда яшәүче тыл хезмәтчәне Евгений Матвеевич Васюткинга 90 яшь тулды.
Аны туган көне белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова котлап, сәламәтлек теләде, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен РФ Президенты Владимир Путин һәм Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәтләр җиткерде.
Евгений Матвеевич күпбалалы гаиләдә туган. Әтисе фронтка китү белән хезмәт юлын колхоз кырларында башлап җибәрә. Бөтен тормышын туган “Родина” колхозына багышлый – механизатор, комбайнер, балта остасы булып эшли. Лаеклы ялга да шуннан китә.
Тормыш иптәше Анна Леонтьевна белән 1956 елда тормыш коралар. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 11 оныгы, 7 оныкчыгы бар.