Бүген, 10 сентябрьдә, район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова тыл хезмәтчәне Прасковья Ивановна Борисованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Прасковья Ивановна Александровка авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Хезмәт юлын 1943 елда 15 яшендә МТСта учетчица өйрәнчеге булып башлый. Укуын тәмамлагач, Саклык банкында контролер, АТПда кассир, 1980 елдан НГДУда бухгалтер булып эшли. Аннан 1983 елда пенсиягә китә. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызының гаиләсе белән гомер кичерә.