Бүген, 10 сентябрьдә, Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова тыл хезмәтчәне Миңнеруй Вәлиәхмәт кызы Әхмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Миңнеруй Вәлиәхмәт кызы Кизләү авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә, авыр сугыш елларында әле үсмер көенчә кохозда эшли башлый. Сугыштан соң да туган авылында төпләнеп кала. 1956 елда Галимҗан Әхмәтовка кияүгә чыгып, 3 бала үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Ульянов исемендәге колхозда чөгендер үстерүдә эшли. Бүгенге көндә 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар. “Хезмәт ветераны” исеменә ия.