“Башаккай” балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Безнең “Башаккай” балалар бакчасы нәниләре көн саен каеннан ясалган күперчек аша чыгып, табигать дөньясына сәяхәт кыла. Моның өчен исә  каядыр шәһәр читенә чыгып йөрисе юк. Үзебезнең бакча ишегалды территориясендә булдырылган  һәм  әледән-әле яңа  корылмалар белән тулыландырылып торучы мәйданчыкларда да һәр бала үзенә кызыклы почмак таба ала. Мәсәлән, безнең нәниләр төркеменә йөрүче сабыйларның  сәяхәте көн саен биредә үк урнаштырылган стенд янында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерүдән башлана. Аннан сабыйлар агач төбенә ияләшкән тиеннәрнең хәлләрен белешәләр, тәрбиячеләре үзләре өчен ясап куйган сулыктагы балыклар янына киләләр, җәнлекләрне, балыкларны, елгаларны ничек сакларга кирәклеге хакындагы әңгәмәгә теләп кушылалар... Шул рәвешле бала чактан табигатьне сакларга кирәклеге турында белеп үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International