28 августта шəһəрнең үзəк мəйданында иртəнге 9.00 сəгатьтə район мəгариф хезмəткəрлəренең август конференциясе кысаларында белем бирү һəм мəктəпкəчə белем бирү учреждениелəренең көзге ярминкəсе узачак. Ярминкəдə яшелчə, җилəк-җимеш, камыр ризыклары, тегеп, чигеп, бəйлəп эшлəнгəн кул эшлəнмəлəре һəм башкалар тəкъдим ителəчəк. Шулай ук укучылар көче белəн əзерлəнгəн концерт оештырылачак, күргəзмəлəр дə булачак.