Бу көннәрдә конкурс комиссиясе шәһәрне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү шәһәр конкурсына нәтиҗәләр ясый. Ул җәй башында төрле номинацияләр буенча игълан ителгән иде. Комиссия әгъзалары катнашучыларның адреслары буйлап йөреп, йорт яны һәм тирә-як территорияләрнең торышына бәя бирде. Конкурста төрле оештыру формасыннан булган предприятиеләр, оешмалар, шәхси йорт хуҗалары катнашырга теләк белдергән. Алар территорияләрне бизәүгә иҗади якын килгән. Ә җиңүчеләр 30 август көнне игълан ителәчәк.