Нурлатта район Советы сессиясе үтте

2018 елның 24 августы, җомга

Бүген, 24 август көнне, Нурлатта район Советының XXVI сессиясе үтте. Депутатлар көн тәртибендә 5 мәсьәлә карадылар. Болар – Нурлат муниципаль районының 2018 елның 1нче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәләре, Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эшчәнлеге һәм башкалар. Депутатлар шулай ук район Советы карарларына үзгәрешләр кертү буенча да карарлар кабул иттеләр. Һәр сорау буенча депутатлар карарларны бертавыштван кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International