Бүген Халыклар Дуслыгы йорты хезмәткәрләре Республика көне һәм Шәһәр көненә әзерлек кысаларында “Дуслык” скверында экологик сәгать үткәрделәр. Эшләр барышында корыган үләннәрне, ботакларны җыештырдылар, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр һәм яшел зонаны чистарттылар. Хәзер сквер тагы да матуррак һәм чистарак булды.