Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә Шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр көнне “Дуслык” микрорайоны скверында иртәнге зарядка белән башлый. Зарядкалар һәр атнада “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында үткәрелә. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре исә зарядкада иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Зарядкага йөрү файдалы гына түгел, күңелле дә әле!