Җирлекара үзәк китапханәнең авыл филиаллары һәм аларның хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсында иң яхшылар дип табылдылар. Сәләнгеш авыл китапханәсе аның мөдире Татьяна Белогубова тырышлыгы белән РФ Мәдәният министрлыгының авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениеләрен акчалата бүләкләү конкурсында “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә 100 мең сум күләмендәге грантка лаек булды.
“Мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” номинациясендә Биляр Озеро авылы китапханәсе мөдире Елена Алексеева җиңү яулады. Ул 50 мең сум күләмендәге грантка лаек булды.